news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анатолий Фомин бер ел эчендә 4,4 миллион сум акча эшләгән

Анатолий Фомин милкендә транспорт чаралары юк

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясе аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазифасын башкаручы затлар 2009 елның 1 гыйнварыннан 2009 елның 31 декабренә кадәрге финанс хисабы елына керемнәр, милек һзм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүматлар бастырып чыгарды.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин бер ел эчендә 4,4 миллион сум акча эшләгән. Ул 131 квадрат метрлы фатирның өчтән бер өлешенә хуҗа, шулай ук аның хатыны белән икесенә 500 квадрат метр мәйданны биләгән җир кишәрлеге һәм 42 квадрат метрлы дачасы бар. Анатолий Фомин милкендә транспорт чаралары юк. Керемнәр турындагы мәгълүматлар республика Үзәк сайлау комиссиясе сайтында дөнья күргән.
Искәртеп узабыз, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз указы белән Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазифасын башкаручы затлар, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләренең керемнәре, милке һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турындагы мәгълүматларны Татарстан Республикасы дәүләт органнарының рәсми сайтларында урнаштыру һәм әлеге мәгълүматларны бастырып чыгару өчен гаммәви мәгълүмат чараларына тәкъдим итү тәртибе турындагы нигезләмәне раслады.

news_right_1
news_right_2
news_bot