Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Анатолий Чубайс “Химград” технополисында булды
Кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озата барды
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ). Бүген “Роснано” ААҖ Идарә рәисе Анатолий Чубайс Казанга сәфәре кысаларында “Химград” технополисында булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Шулай ук технополис буйлап экскурсиядә төбәк җитәкчеләре – РФ Инновацияле төбәкләре ассоциациясе вәкилләре катнашты. Кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озата барды.
“Химград” ААҖ Директорлар советы рәисе Альберт Кәримов кунакларга 2007 нче елда технополиска нигез салынганнан соң, инфраструктурага инде 1 миллиард сумнан артык бюджет акчалары салынуын хәбәр итте.
Шул ук вакытта технополис территориясендә җитештерүләр булдыруга шәхси инвестицияләр күләме 5 миллиард сумга кадәр җиткән, шәхси акчаларга инфраструктура объектларын булдыру тәҗрибәсе бар.
Альберт Кәримов сүзләренчә, технополис предприятие-резидентлары кереме 2012 нче елда 12 миллиард сум тәшкил итәчәк, хәзерге вакытта предприятиеләрдә 6 мең хезмәткәр эшли. Планда – булган территориядә 10 мең эш урыны һәм ел саен 1 милллиард доллар керем булдыру.
Анатолий Чубайска һәм башка кунакларга технополисның эре резидентларының берсе – “Данафлекс-нано” компаниясе тәкъдим ителде. Ул продуктлар өчен төрү пленкасы җитештерә. “Химград”та җитештерү эше бер ел элек кенә эшләтеп җибәрелгән, ләкин, компания генераль директоры Айрат Бәширов сүзләренчә, бу предприятиедә инде 400гә якын кеше эшли, быел 1 миллиард сумнан артык керем булачак.
Кунаклар “Данафлекс-нано” җитештерү урыны буенча экскурсияне тәмамладылар. Аның барышында Айрат Бәширов компаниясенең бүген Казанда ачылган наноүзәк хезмәтләреннән дә файдаланырга ниятләвен сөйләде, чөнки андагы җиһазлар компаниянең фәнни-тикшерү бүлеге җайланмаларыннан өстенрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз