Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Анатолий Березинский: “Татарстан Республикасында туризмны үстерү программасын тизрәк кабул итү зарур”
Анатолий Березинский: “Татарстан Республикасында туризмны үстерү программасын тизрәк кабул итү зарур”
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Яшьләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Анатолий Березинский катнашында Татарстанда туризмны үстерүгә багышланган видеконференция булып узды.
Очрашуда нигездә республикада туризмны үстерү программасын кабул итү һәм тормышка ашыру, казнага керем кертү, Татарстанда туризмның нинди төрләрен тәкъдим итү мөмкинлеге бар – шул хакта сүз барды.
Анатолий Березинский сүзләренә караганда, Туризмны үстерү программасы ТР Икътисад министрлыгының тикшеренүләр институты тарафыннан эшләнгән. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әлеге программаның беренче өлешен тормышка ашыра башларга йөкләмә биргән. 2008-2010 елларга исәпләнгән программманың беренче өлеше Казанда, Зөядә, Болгарда туризмны үстерүгә кагыла. Әлеге документны финанслау Татарстан һәм муниципаль районнар бюджетларына, инвесторлар җилкәсенә төшәчәк. Дәүләт үз чиратында инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыра.
“Безнең республика яхшы урында урнашкан. Инфраструктура да начар түгел. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев “Татарстанның энҗе-мәрҗән юлы” проектын тормышка ашыру белән яна. Әмма бу өлкәдә урыннардагы белгечләрнең катнашыннан башка булмый. Республикада соңгы елларда булып узган вакыйгалар республиканы дөнья күләмендә танытты”, - диде урынбасар. Аның фикеренчә, Татарстанда эшлекле, күңел ачу, дәвалану һәм вакыйгаларга корылган туризм төрләрен үстерергә мөмкинлек бар.
Татарстанда туризмны үстерергә комачаулаучы факторлар җитәрлек. Югары әзерлекле кадрларсыз, яхшы кунакханәләрсез, рекламасыз алга китеп булмый. “Хәзер стандарт хезмәт күрсәтеп кенә, халыкны җәлеп итәргә мөмкин түгел”, - диде Анатолий Березинский. Урынбасар сүзләренә караганда, Марат Бариев, республикада туризмны үстерү максатыннан, Швейцария компаниясе белән, Казан шәһәре хакимияте инглизләр белән очрашкан. Алар республика туризмының кимчелекле якларын ачыкларга ярдәм иткән. Бигрәк мәгълүмат тарату һәм туристларны кабул итү мәсьәләләренә басым ясалган.
Анатолий Березинский Татарстандагы аерым туризм учакларына тукталып, Раифа тыюлыгында туризм элементлары барлыкка килә башлавын әйтеп үтте. Аның янындагы Обсерваториянең мөмкинлекләрен югары бәяләде.
Татарстанда туризмны алга таба ничек үстерергә дигән сорауга җавап биреп, ул бу тармакның билгеле бер ведомство тарафыннан, көйләнгән механизм белән алып барырга тиешлеген ассызыклап үтте.
Россия Федерациянең “Туризм турындагы” законына кергән үзгәрешләр нисбәтеннән фикерен белдереп, ул законның ике ягы барлыгын билгеләп узды. Бер яктан, әлеге документ туризм белән шөгыльләнүче төбәкләрне финанслауны күздә тотса, икенче яктан Россиядәге туроператорларны берләштерүне планлаштыра. Ә бу үз чиратында Россиядәге зур операторларның төбәкләрдәге туристик үзәкләрне яулап алуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә тиз арада Татарстан Республикасында 2008-2010 елларда туризмны үстерү программасын кабул итү зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз