news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анатолий Артамонов: “Татарстанда күргәннәребез соклану уята”

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Калуга өлкәсе губернаторы белән очрашты

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов белән очрашты.
Татарстан Президенты очрашуда соңгы елларда Калуга өлкәсе динамик үсеш ала, дип билгеләп үтте.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, киләчәктә дә Татарстан һәм Калуга өлкәсе арасындагы ике яклы хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. Аерым алганда, автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә актив хезмәттәшлек итәргә кирәк. “Татарстанда күргәннәребез соклану уята”, - дип уртаклашты Анатолий Артамонов хис-тойгылары белән. Губернаторның Татарстанга эшлекле сәфәре кысаларында ТР социаль ипотека программасы, ТРда Югары медицина технологияләре үзәге, шулай ук “Электрон тауар-мәгълүмати система” һәм М-7/ГЛОНАСС 112 проектын тәкъдим ителде.
Аның сүзләренчә, Татарстан РФ төбәкләре арасында үсеш алу буенча лидер булып тора. Бу уңышларга җитәкчелекнең тәҗрибәсе һәм профессиональлеге, шулай ук башка илләрнең алдынгы тәҗрибәләрен куллана белү нәтиҗәсендә ирешелгән. “Безнең өчен сезнең тәҗрибә бик мөһим”, - дип билгеләп үтте ул.
Очрашудан соң Минтимер Шәймиев гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә ике төбәкнең мөнәсәбәтләрен үстерү кысаларында башта Татарстан һәм Калуга өлкәсенең тармак министрлыклары хезмәттәшлек итү турындагы килешү төзиячәк, дип белдерде. Киләчәктә Татарстан Республикасы һәм Калуга өлкәсе арасында икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелачак.
"Татарстан – бик зур перспективалы динамик үсеш алучы төбәк. Республика тәҗрибәсе РФның һәр төбәге өчен гадәттән тыш кыйммәткә ия”, - дип җитди белдерде губернатор. Ул республикада сәнәгать һәм фән, мәгълүмати технологияләр һәм транспорт, шәһәр төзелеше һәм авыл хуҗалыгы тиз үсеш ала, дип билгеләп үтте.
Анатолий Артамонов Татарстан делегациясен Калуга өлкәсенә чакырды. “Без риза! – дип килеште Минтимер Шәймиев. - Безнең төбәкләрнең бай тарихы, яхшы бүгенгесе һәм якты киләчәге бар”.
Калуга өлкәсе делегациясе сәфәр кысаларында республиканың инновацион һәм инвестицион процесслары белән, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендә идарә итү тәҗрибәсе белән таныша. Кунакларга муниципальара транспорт һәм мәктәп автобуслары мониторингын, шулай ук билетлар сату һәм броньлау республика системасын тәкъдим ителде. Өлкә муниципалитетлары башлыклары өчен уникаль “Ак Барс-Агро” ҖЧҖ мега-фермасына бару оештырылды.
Калуга өлкәсе делегациясенең Чаллыда муниципалитет җитәкчелеге белән очрашуы, “Мастер” Кама индустриаль паркы, “SOLLERS-Чаллы” ААҖ, “Алабуга” махсус икътисади зонасында булуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100