news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Анатолий Артамонов Казанга килде

Аэропортта Калуга өлкәсе губернаторын Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев каршы алды

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов Казанга килде. Аэропортта аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Иртәгә республика җитәкчелеге Калуга өлкәсе губернаторы белән очраша. Анатолий Артамонов Татарстанның социаль ипотека программасын тәкъдим итүдә катнашыр дип планлаштырыла. Шулай ук А.Н.Туполев исемендәге КДТУ, ТРда Югары медицина технологияләре үзәгендә булуы, “Электрон тауар-мәгълүмати система” һәм М-7/ГЛОНАСС 112 проектын тәкъдим итүдә катнашуы көтелә.
Калуга өлкәсе делегациясе сәфәр кысаларында республиканың инновацион һәм инвестицион процесслары белән, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендә идарә итү тәҗрибәсе белән танышачак. Кунакларга муниципальара транспорт һәм мәктәп автобуслары мониторингын, шулай ук билетлар сату һәм броньлау республика системасын тәкъдим итәләр. Өлкә муниципалитетлары башлыклары өчен уникаль “Ак Барс-Агро” ҖЧҖ мега-фермасында булу каралган. Калуга өлкәсе делегациясенең Чаллыда муниципалитет җитәкчелеге белән очрашуы, “Мастер” Кама индустриаль паркы, “SOLLERS-Чаллы” ААҖ, “Алабуга” махсус икътисади зонасында булуы көтелә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100