news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анатолий Василевский Курган зиратында җирләнәчәк

Анатолий Василевский Курган зиратында җирләнәчәк
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге

Күренекле дирижер Анатолий Василевскийны соңгы юлга Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортыннан озатачаклар.

«Озату мәрасиме 22 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә була», дип хәбәр итә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге.

Анатолий Александрович Василевский «Курган» зиратында җирләнәчәк.

  • Кичә 82 яшендә күренекле дирижер Анатолий Василевскийның вафат булганлыгы хәбәр ителде.
  • Анатолий Александрович Василевский 2011 – 2014 елларда Филармониянең джаз-оркестрының баш дирижеры, 2014-2020 елларда дирижеры иде.
  • Анатолий Василевский Татарстанда эстрада-джаз сәнгатендә иң авторитетлы белгечләрнең берсе иде.
  • Актерлар йорты Щапов урамы, 37 нче йорт адресы буенча урнашкан.
news_right_1
news_right_2
news_bot