news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анатолий Иванов: Быел Җөри авылында «Питрау» бәйрәменә күл ясадык

16 июльдә керәшеннәрнең милли бәйрәме «Питрау» Мамадыш районы Җөри авылында егерме дүртенче мәртәбә уздырыла.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов быел Җөри авылында «Питрау» бәйрәме өчен махсус күл ясалганын әйтте.

«Быел без өч йөз метрга илле метрлы күл ясадык. Шунда радио белән идарә итә торган көймәләр ярышы узачак. Шулай ук күлдә катамараннарда йөрү оештырылачак», - диде Анатолий Иванов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

16 июльдә керәшеннәрнең милли бәйрәме «Питрау» Мамадыш районы Җөри авылында егерме дүртенче мәртәбә уздырыла. Бәйрәмгә илле меңгә якын кеше килүе көтелә. Район башлыгы сүзләренчә, әлеге чарага илнең төрле төбәкләреннән зур кунаклар, шул исәптән Мәскәүдән федераль дәрәҗәдәге министрлар чакырылган.

«Бәйрәмне сәгать кичке биштә ат чабышыннан башлыйбыз. Сәгать алтыда мәйданда театральләштерелгән пролог, алдынгыларны бүләкләү, концерт программасы көтелә. Керәшен авылы, фольклор мәйданчыклары, балалар мәйданчыгы эшләячәк. Сигез сәхнәдә концерт барачак. Милли көрәштә иң көчле көрәшчеләр катнашыр дип өметләнәм. Бәйрәм абсолют батыр билгеле булганчы, иртәнге сәгатьләргә кадәр дәвам итәчәк», - диде Анатолий Иванов.

Район башлыгы быел «Питрау»да декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе булачагын әйтте. Моның өчен махсус урыннар әзерләнгән. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән осталар катнашырга теләк белдергән.

Бәйрәмдә Татарстан районнарыннан, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районыннан, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Киров өлкәсеннән килгән керәшен фольклор ансамбльләре шулай ук чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100