news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җанатар паспорты гамәлдә була торып та, 15 кеше стадионга уза алмаган

Төп сәбәп – тамашачы тарафыннан паспорт алган вакытта дөрес булмаган мәгълүмат бирүе.

Җанатар паспорты гамәлдә була торып та, 15 кеше стадионга уза алмаган
Рамиль Гали
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен матбугат конференциясе уздырды. Матбугат очрашуы вакытында, Җанатар паспорты гамәлдә була торып та 15 кешенең стадионга уза алмавы хакында әйтелде.
 
“Моның тәгаен сәбәпләрен ачыклау өчен, сорауны хокук сакчыларына бирү дөресрәк булыр. Һәр очракны аерым ачыкларга кирәк. Паспорт алу өчен теркәлгән вакыттагы барлык мәгълүматлар да өстәмә тикшерү уза”, – диде Роман Шәйхетдинов.
 
Шулай да министр паспорт гамәлдә булып та, стадионга уза алмауның төп сәбәпләренә берникадәр ачыклык кертте. Аның сүзләренә караганда, төп сәбәп – тамашачы тарафыннан паспорт алган вакытта дөрес булмаган мәгълүмат бирүе.
 
“Җанатар паспорты эшләү – оештыру ягыннан куәтле, технологик яктан гади булмаган проект. Монда күләмле цифрлы мәгълүматлар эшкә җигелә. Минемчә, әлеге проект үз-үзен аклый алды”, – диде Роман Шәйхетдинов.
 
Исегезгә төшерәбез, проектка старт бирелгән көннән – 2017 елның 1 февраленнән башлап, Татарстанда 76233 кешегә Җанатар паспорты (FAN ID) бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100