news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анастасия Макарова: Мин татарча җырлаучы рус кызы дип горурланып әйтә алам

«Русча җырлаучылар болай да күп. Гаҗәпләнерлек берни юк, ә рус кызының татарча җырлавы кызык», — дип уртаклашты җырчының продюсеры Раушания Анимподистова.

Анастасия Макарова: Мин татарча җырлаучы рус кызы дип горурланып әйтә алам
Солтан Исхаков

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Рус кызы Анастасия Макарова татарча җыр юнәлешендә иҗатын тагын да киңәйтмәкче була. «Мин татарча җырлаучы рус кызы дип горурланып әйтә алам», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә.

«Башта продюсер белән шаярып кына сөйләшкән идек, аннары татар телендә беренче җырым чыкты. Татарча җырлармын, татар телен өйрәнермен дигән уй башка да килми иде, нонсенс иде бу минем өчен, ул фактны башта кабул итмәдем. Хәзер ике ел дәвамында татарча җырлау күңелемә шулкадәр якын. Мин татар телен, мәдәниятен өйрәнүче, милли ризыклар әзерләүче рус кызы дип горурланып әйтәм», — диде.

Анастасия атнасына ике тапкыр татар теле дәресенә йөри, фортепиано һәм вокал белән шөгыльләнә.

Продюсеры Раушания Анимподистова Анастасия белән биш ел элек танышканнарын әйтте. «Машинада татар эстрадасын тыңларга ярата идем. „Берәр кайчан минем өчен генә булса да бер татарча җырларсың әле“ дип шаяртып кына әйткән идем, күп тә үтмәде, Югары Ослан Сабан туенда Настя беренче тапкыр татарча җырлады. Шул көннән башлап, композиторга килеп, берәр татар җыры яздырырга теләгәнне әйттек», — дип сөйләде продюсер.

Шул рәвешле, 2019 елда «Һаман да яратам» җыры барлыкка килә. Аның өчен TMTV телеканалыннан музыкаль премиягә дә лаек була. Аннан тагын биш җыры туа. Киләчәктә татар җырларыннан торган альбом чыгарырга да исәпли.

«Тулысынча татар теленә кереп китәрбез дип көтмәгән дә идек, ләкин тамашачыга бу бик ошады. Татар эстрадасында рус кызы юк, бу проект белән барсак, кызыклы булачак, дидем. Русча җырлаучылар болай да күп. Гаҗәпләнерлек берни юк, ә рус кызының татарча җырлавы кызык», — дип уртаклашты Раушания Анимподистова.

«Татарча җырлау шәп, матур булачак» дип инандырган бердәнбер кеше — ул минем продюсерым булды», — дип җөпләде Анастасия Макарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100