news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анастасия Макарова һәм Миләүшә Тәминдарова Казан участогында сайлаучылар өчен җырлады

Анастасия Макарова һәм Миләүшә Тәминдарова Казан участогында сайлаучылар өчен җырлады
Фото: © Оештыручылар тарафыннан бирелде

Татарстанның атказанган артисткасы, җырчы Анастасия Макарова белән Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Тәминдарова Казанның «Унбер» лицеенда тавыш бирүчеләр каршында җырлады. Гитарада ТР Дәүләт камера хоры солисты Алексей Шадварин уйнады.

Музыкантлар шул рәвешле ил өчен мөһим вакыйганы – Россия Президентын сайлауларны билгеләп үтәргә булганнар. Тавыш бирергә килгән сайлаучылар аларның чыгышын куанып кабул итте.

Анастасия Макарова гаиләсе белән тавыш бирергә барачагы турында әйтте. Ул шулай ук Казанлыларны «Ак Барс Арена» стадионында узачак «Всей семьей на выборы» фестиваленә чакырды. Әлеге чара 17 мартта Татарстан һәм Россия эстрадасы йолдызларын бер сәхнәдә җыячак.

«Барыгыз да килегез! Җырлар җырлаячакбыз, бер-беребезне тыңлаячакбыз. Ул чарадан соң мин әти-әнием янына китәм. Зур гаиләбез белән тавыш бирергә барачакбыз», - диде җырчы.

Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче).

15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шул исәптән хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды. 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot