news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ананас үстерү һәм кошчылык белән шөгыльләнүче Малайзия фермеры: Хәләл сертификаты алабыз

Ананас үстерү һәм кошчылык белән шөгыльләнүче Малайзия фермеры: Хәләл сертификаты алабыз
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

«Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында узган сессиядә Малайзия фермеры Уэсли Тан Сиг Джинг органик продукция җитештерү тәҗрибәсе турында сөйләде.

«Безнең гаилә эшенә инде 45 ел. Безнең компаниягә минем әби һәм бабай нигез салган. Алар ананас үстерә башлаган. Әти компанияне киңәйтте, кошлар үрчетә башладык. Хәзер инде компаниягә бертуганым белән мин дә кушылдым. Без яңа алымнар кулланырга теләдек. Чит илдән биотехнологияләрне өйрәндек. Без продукциянең сыйфатын арттыру һәм чыгымнарны киметү өчен нәрсә эшли алабыз дип уйладык. Без ананасны кош азыгына кушыла торган ферментлар ясау өчен кулланабыз. Кош тизәген ананас үстерүдә ашлама буларак кулланабыз. Шулай итеп, цикл барлыкка килә», – дип сөйләде ул.

Фермер сүзләренчә, бу алым сыйфатлы продукцияне түбәнрәк бәядән сату һәм төрле катлам кешеләренә тәкъдим итү мөмкинлеген тудыра.

Ул якын арада хәләл сертификаты алачакларын әйтте. «Якын арада без үзебезнең хөкүмәттән хәләл сертификаты алабыз. Без җирле университет белән дә эшлибез. Анда үзебезгә файдалы була алган микроорганизмнарны өйрәнәбез. Башка фермерлар белән дә тәҗрибә уртаклашабыз. Хәләл стандартларын аңлатабыз», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100