Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аналык муентыгында яман шешне булдырмый калуда вакцинация ярдәм итә алыр иде - Лев Ашрафян
РФА академигы фикеренчә, балалар йортларында үсүче кызларда аналык муентыгында яман шешне булдырмый калуны дәүләт кайгыртырга тиеш.
(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Аналык муентыгында яман шеш авыруын булдырмый калуда вакцинациянең файдасы булыр иде, дип саный белгечләр. Бу хакта алар бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә билгеләп уздылар. Сүз кеше папилломасы вирусына каршы вакцина турында бара.
“Яшьләр арасында ракның башлангыч диагностикасы буенча эш юк диярлек, чөнки 21 яшькә кадәр яшь кызлар скринингка кертелми. Шуңа күрә бу мәсьәләдә дәүләт, мәктәп һәм гаиләнең бердәм эше кирәк. Бу вазгыятьтә бераз вакцинация ярдәмгә килер иде. Аның турыда сүзләр күп, ә эш юк. Без инде яшьләр тенденцияләре алдында көчсез (сүз яшьләрнең җенси тормышка иртә аяк басуы турында – Т.И. искәрмәсе), шуңа күрә вакцинация мөһим шлагбаум була алыр иде, кызлар җенси тормышны иртә башласа да, аларның гомерен саклап калырга булышыр иде. Билгеле булганча, кеше папилломасы вирусы – аналык муентыгы рагының төп этиологик факторы булып тора. Кеше папилломасы вирусы булган бар хатын-кыз да авырый дигән сүз түгел, әмма аеруча яшьләрдә яман шеш авыруы ихтималлыгы күпкә арта”, - дип белдерде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының “Кулаков исемендәге НМИЦАГиП” федераль учреждениесенең Онкогинекология һәм маммология институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Лев Ашрафян.
Матбугат конференциясендә кайбер Европа илләрендә җенси өлгерү чорында папиллома вирусына каршы вакцинация буенча дәүләт программасы булуы турында сүз чыкты. “Вакцинация бөтен илләргә дә килеп җитмәде әле. Кайбер җирләрдә ата-аналар балаларына үзләре вакцинация үткәрә. Каядыр илләр моңа үзләре бара. Россиядә сөйләшүләр бар, әмма әлегә бу мәсьәлә вакцинацияләр графигына кертелмәгән”, - ди Казан дәүләт медицина академиясе директоры, профессор, Идел буе федераль округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов.
Лев Ашрафян моны вакцинациянең кыйбатка төшүе белән аңлата. Аның сүзләренчә, элек вакцинация курсы 600 доллар торган булса, хәзер ул, арзанаеп, 200 доллар тәшкил итә. Лев Ашрафян әйтүенчә, кайбер төбәкләрдә 9-12 яшьтәге кызлар өчен вакцинация кертелгән, тик тулаем ил күләмендә календарьга керер, дип көтәргә кирәкми. “Гаилә, бу проблеманы аңлап, үз ихтыяры белән вакцинация үткәрсә, бик әйбәт. Тагын шуңа игътибарны юнәлтәсем килә: балалар йортлары, интернатларда тәрбияләнүче кызларны вакцинацияләүне дәүләт үз өстенә алырга тиеш. Алар соңрак кеше папилломасы вирусын йоктыруда төп куркыныч факторга әйләнергә мөмкин”, - дип саный Ашрафян.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз