news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аналык бизендә яман шеш 78 хатын-кызның берсендә очрый

Күкәйлекләрендә яман шеш булган хатын-кызларның 70 процентында беренче тапкыр дәваланганнан соң чирләре кабатланырга мөмкин.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Аналык бизендә яман шеш 78 хатын-кызның берсендә очрый.

Республика онкологик диспансеры табибы Суфия Сафина бу хакта Казанда онкологлар конференциясендә сөйләгән иде.

«Күкәйләлекләрдә яман шешкә китерүче алшартлар берничә: кешенең яше, гинекологик авырулары, балалар табуы, балага уза алмавы, туклану факторлары. Кемнәрдәдер бу алшартлар булып та, рак белән авырмаска мөмкин. Ә бернинди куркыныч факторы булмаса да, яман шеш белән авыручылар бар», — диде ул.

Суфия Сафина әйтүенчә, тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, аналыкта яман шеш авыруы булган пациентларның 44 проценты гына дәвалау стандарты буенча күрсәтмәләрне үтәгән. Табиб, күкәйлекләрендә яман шеш булып, тиешенчә дәваланмаган хатын-кызларның 70 процентында беренче тапкыр дәваланганнан соң чирләре кабатланырга мөмкин булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100