news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анализлар Туймазы районында тилчә вирусының йөз процент юкка чыкканын күрсәткән

Узган ел тилчә авыруы барлыкка килү контрольсез рәвештә маллар алып керү белән бәйле.

Анализлар Туймазы районында тилчә вирусының йөз процент юкка чыкканын күрсәткән
архив/Расих Фасхутдинов

(Казан, 4 февраль, "Татар-информ").  Анализлар Туймазы районында тилчә вирусының йөз процент юкка чыкканын күрсәткән. Бу хакта Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов үзенең районга эшлекле сәфәре вакытында җиткергән, дип яза “Башинформ”.

Тилчәгә ясалган анализлар нәтиҗәсенең яңа партиясе килде. Һәр биш сыердан анализ алынган һәм хәзерге вакытта малларда тилчә вирусы булмау йөз процент ачыкланды. Бу безнең өчен яхшы хәбәр һәм алдагы көннәрдә дә яхшы нәтиҗәләр булуына өметләнәм, - дип хәбәр итте республика җитәкчесе.

Узган ел тилчә авыруы барлыкка килү контрольсез рәвештә маллар алып керү белән бәйле. Моның өчен ветеринар күзәтү тәэмин итүчеләр җаваплы, дип билгеләп үтте Башкортстан башлыгы. Шул сәбәпле, күптән түгел Республиканың ветеринария Идарәсе җитәкчелеге алышынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100