Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аналитиклар Татарстанда ихтыяҗ зур булган һөнәрләрне атады
Татарстанда соңгы айда эш бирүчеләр 53,3 мең вакансия урнаштырган. Аларның 10 меңе югары белем һәм 4,7 меңе урта махсус белем таләп ителә торган тәкъдим. Тагын 40,6 мең очрак белем таләп итми яки бу күрсәтелмәгән.
Фаразлар буенча, массакүләм персоналга киләчәктә дә ихтыяҗ булачак. Бу хакта «Татар-информ»га hh.ru сервисының Идел буендагы филиалы директоры Альбина Солтанова сөйләде.
«Тиз керемле, эш тәҗрибәсе һәм билгеле бер күнекмәләр таләп итми торган популяр вакансияләргә, мәсәлән, курьер, заказлар җыючы, промоутер, официантларга яшь белгечләр өчен хезмәт базарында алга таба да ихтыяҗ булачак дип саныйбыз. Шулай ук репетиторлык та популяр була, чөнки төрле онлайн-мәктәпләр арта, ә компанияләргә күбрәк белгечләр таләп ителә», – диде ул.
Аналитиклар фикере буенча, хәзер дефицитта булган белгечләргә киләчәктә ихтыяҗ булачак. Бу азлап сату, автобизнес һәм сату өлкәсе белгечләре, эшче һәм медицина персоналы, фармацевтлар, логистика, җитештерү, төзелеш, транспорт, туризм, кунакханә бизнесы, сервис хезмәте күрсәтү белгечләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз