Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аналитиклар 2019 елда ихтыяҗ иң зур булачак һөнәрләрне атады
Алар арасында кушымталар эшләү буенча белгечләр, UI/UX-дизайнерлар, мәгълүмат аналитиклары бар.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Аналитиклар 2019 елда ихтыяҗ иң зур булачак һөнәрләрне атады. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Superjob.ru сайты мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Әйтик, киләсе елда Android һәм iOS өчен кушымталар эшләүчеләргә ихтыяҗ артачак. Бүген әлеге юнәлештә көндәшлек зур түгел – бер урынга 2 кешедән азрак.
Исемлектә UI/UX-дизайнерлар да бар – алар төрле сайтлар һәм платформалар өчен интерфейслар ясый. Хәзерге вакытта бер урынга уртача алганда 2,5 дәгъвачы туры килә.
Шулай ук QA/тестлаштыру буенча белгечләргә дә (бер урынга - 2,5 дәгъвачы) сорау артыр дип көтелә.
Экспертлар мәгълүмат аналитикларына да ихтыяҗ артыр дип фаразлый. Әлеге һөнәргә финанс оешмалары, сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче компанияләр, IT-оешмалар арасында сорау зур. Бу өлкәдә бер урынга 4,5 дәгъвачы туры килә.
Моңа кадәр аналитиклар Россиядә киләчәк һөнәрләре өчен кирәкле төп күнекмәләрне атаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз