Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Аналитик Татарстанда икенчел торакка гаилә ипотекасын кайда алырга мөмкин икәнен әйтте

1 апрельдән Россия гаиләләре икенчел торакка 6 процент белән ипотека алырга мөмкин, әмма аның билгеле бер шартлары бар. ТР Риелторлар гильдиясе вице-президенты, «БЕСТ-недвижимость Казан» агентлыгының идарәче партнеры Андрей Савельев «Татар-информ» агентлыгына әлеге яңалыкның ничек эшләячәген аңлатты.
«Мондый ипотеканы соңгы берничә елда ике (шуннан да артык түгел) күп фатирлы яңа йорт төзелә торган шәһәрләрдә генә алырга мөмкин. Татарстанда бу - Лаеш, Иннополис, Арча һәм Бөгелмә шәһәрләре», – дип хәбәр итте Андрей Савельев.
Икенчел базарда еллык ставка 6 процент тәшкил иткән гаилә ипотекасын Татарстанның 18 торак пунктында алу мөмкинлеге бар. Алар - Әгерҗе, Азнакай, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Иннополис, Зәй, Болгар, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Тәтеш һәм Чистай.
Андрей Савельев фикеренчә, яңа алым күчемсез милек базарына әллә ни йогынты ясамаячак, чөнки программага эләккән шәһәрләрдә икенчел торак базары зур түгел.
«Лаеш турында әйтсәк, анда күп фатирлы йортлардагы фатирларга караганда җиргә һәм шәхси торак төзелешенә ихтыяҗ зуррак. Һәм андагы күп фатирлы йортларның күбесе - совет заманында төзелгән ике-өч катлы өйләр, алар яңа программага эләкмәскә мөмкин», - дип аңлатты Савельев.
Еллык ставка 6 процент тәшкил иткән ташламалы кредитны алты яшькә кадәрге бер генә баласы булган гаиләләрнең алу мөмкинлеге бар. Әзер фатирны, әгәр ул авария хәлендә дип танылмаса, 20 елдан да «картрак» булмаган күп фатирлы йортта сатып алырга мөмкин.
Әлеге ярдәм чарасыннан бер генә тапкыр файдаланырга мөмкин булачак. Бу программа буенча гамәлдәге ипотека кредитын рефинанслау мөмкинлеге юк. Шулай ук торакны туганнардан яки үзара бәйле башка затлардан сатып алырга ярамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз