news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аналитик Кульбака: АСЕАН саммитын уздыру Татарстанның Россиядәге ролен ныгыта

Россия – АСЕАН саммитын Казанда уздыру зур халыкара чараларны уздыру өчен төп мәйданчыкларның берсе буларак Татарстанның статусын раслый, диде «Татар-информ» агентлыгына икътисад фәннәре кандидаты, аналитик Николай Кульбака.

«Татарстан өчен мондый саммитны кабул итү мөмкинлеге, беренчедән, Татарстанның Россиядәге ролен тагын бер кат раслый. Һәм асылда Татарстанның мондый саммитларны яхшы оештыруын һәм төрле илләрнең күпсанлы лидерлары өчен бик яхшы мәйданчык булуын күрсәтә. Татарстан өчен бу - бик кызыклы әйбер, чөнки ул аның Россия эчендәге ролен арттыра. Бу мондый чараларны уздыру буенча билгеле бер тәҗрибә бирә», - диде ул.

Аналитик сүзләренчә, мондый форумнар, барыннан да элек, йомгаклау документлары белән түгел, ә дәүләт лидерлары өчен күпсанлы ике яклы очрашулар уздыру һәм актуаль мәсьәләләр хакында формаль булмаган шартларда фикер алышу мөмкинлеге белән мөһим.

«Мондый саммитта берьюлы бик күп лидерлар белән сөйләшергә мөмкин, күпсанлы ике яклы очрашулар үткәрелә, анда киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмый торган бик күп мәсьәләләр хәл ителә. Нәкъ менә шуның белән мондый саммитлар кызыклы да, мөһим дә», – дип искәртте эксперт.

news_right_1
news_right_2
news_bot