Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аналитик: Быел таксига бәяләр 18 процентка кадәр үсәргә мөмкин
2026 елда Россиядә таксига бәяләр үсүен дәвам итәчәк, бер ел эчендә алар 15-18 процентка артырга мөмкин. «Цифрлы дөнья» берлеге рәисе Валерий Корнеев вәзгыятькә шундый караш белән уртаклашты, дип хәбәр итә ТАСС.
«Үзәк банк ставкасының 2026 ел дәвамында 10-12 процентка кадәр, ә бәлки тагын да түбәнрәк төшүе, бәлки, таксистларның хезмәт күрсәтүгә чыгымнарын киметүгә йогынты ясаячак, әмма инде киләсе, 2027 елда», - дип ассызыклады эксперт.
Корнеев сүзләренчә, 2025 елда Мәскәүдә таксида уртача чек якынча 900 сумга тигез булган. Хәзер такси агрегаторлары куллана торган динамик бәя кую системаларында сәфәр бәясе вакытка, ераклыкка, бөкеләргә һәм өстәмә хезмәтләргә бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз