Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аналитик Үзәк Банк бүген төп ставканы киметергә мөмкин дип фаразлый
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Үзәк банк Директорлар советының бүгенге утырышында төп ставканы киметү варианты кире кагылмый. Бу хакта «Татар-информ»га «Финам» макроикътисади анализ бүлеге җитәкчесе Ольга Беленькая хәбәр итте.
«Булачак утырышта төп ставканы киметү варианты кире кагылмый. Әмма без регулятор, мөгаен, төп ставканы 21 процент дәрәҗәсендә саклаячак, дип уйлыйбыз. Уңай шартлар булган очракта, якындагы утырышларда аны киметә башлау мөмкинлегенә «ишарә ясап» сигналны һәм риториканы кабат «йомшартырга» мөмкин», – дип саный эксперт.
Аның фикеренчә, ставканың кимүе символик булмаячак – 1 проценттан да кимрәк. Мисал өчен, 2015 һәм 2022 елларда беренче тапкыр 2 процентка һәм 3 процентка кимегән иде.
«Финам» аналитигы Игорь Додонов Үзәк Банкның ставка буенча карарын көткәндә Россия алдынгы банкларында кулланучылар кредитлары буенча уртача ставкалар апрель башында 5 проценттан артыкка кимеде, дип сөйләде. Шуннан соң алар хәзерге вакытка кадәр чагыштырмача тотрыклы булып калды. Кертемнәр буенча ставкалар акрынлап кими бара.
Бүген, 6 июньдә, Үзәк Банкның акча-кредит сәясәте буенча директорлар советы утырышы уза. Алдагы утырыш 25 апрельдә булды, регулятор төп ставканы 21 процент дәрәҗәсендә калдырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз