news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аналитик: Авыр кризис була калса, 2025 елда ипотека ставкасы 50 процентка җитәргә мөмкин

Дөньякүләм авыр икътисади кризис булган очракта, 2025 елда Россиядә ипотека ставкаларын 50 процентка кадәр күтәрергә мөмкиннәр. Бу фикерне «Газета.Ru» басмасына Neomarkets баш аналитигы Олег Калманович әйткән.

«Әгәр бик авыр һәм озакка сузылган дөньякүләм икътисади кризис яки Россиядә нинди дә булса сәбәпләр аркасында башка, азрак җаваплы акча-кредит сәясәте булса, 2025 елда һәм киләсе елларда мондый вариант булырга мөмкин», – дигән ул.

Әмма эксперт сүзләренчә, бу фаразның ихтималы 5 проценттан да артык түгел.

Шулай ук аналитик искәрткәнчә, 2020 елда бөтен дөньяда коронавирус башлангач та, Россиядә ипотека ставкаларын күтәрмәделәр. Шул ук вакытта дөнья икътисады упкынга очар дип куркып тордылар, диде Калманович.

Искәртеп үтик, Үзәк Банк төп ставканы елына 21 процентка кадәр күтәргәннән соң, банклар елына 25 һәм аннан да күбрәк процентка ипотека бирә башлады. Өстәвенә, кайбер икътисади экспертлар декабрьдә Үзәк банк ставканы тагын 22-23 процентка кадәр күтәрәчәк, дип фаразлый. Нәтиҗә буларак, ипотека еллык 28-30 процентка, хәтта аннан да кыйммәтрәккә тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100