Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Аналитик 2025 елда яңа фатирларның 8-10 процентка кыйммәтләнүен фаразлаган
2025 елда яңа фатирлар, узган ел белән чагыштырганда, 8-10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу хакта «Газета.Ru» City Solutions төзелеш компаниясе генераль директоры Василий Тимофеевка сылтама белән хәбәр итә.
«2025 елда рубльнең ныгуы күзәтелү үзеннән-үзе торакка бәя кую өчен билгеләүче фактор булып тормый, чөнки күчемсез милек сатып алучылар нигездә валютада түгел, ә сумнарда керем ала. Ихтыяҗны билгеләүче төп фактор булып ипотека кредитларыннан файдалану һәм халыкның реаль керемнәре дәрәҗәсе кала», - диде эксперт.
Тимофеев шулай ук торак бәясе Үзәк банкның төп ставкасына турыдан-туры бәйле, ул төзүчеләрне финанслау шартларына һәм ипотека ставкаларына йогынты ясый, дип ассызыклады. Рубльнең ныгуы белән бәйле ставканың кимүе ипотеканы уңайлырак итәргә һәм ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкин.
Шул ук вакытта эксперт ликвид булмаган объектларга бәяләр төшүен көтә, бигрәк тә икътисади сегментта. Әмма бизнес - һәм элитклассның дефицитлы торак, мөгаен, тотрыклы бәядә калачак.
Искәртик, «Яндекс Недвижимость» сервисы мәгълүматлары буенча, 2024 елда Россиянең яңа төзелешләрендә квадрат метрның уртача бәясе 13,5 процнентка артып, 174 мең сумга җиткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз