Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ана телләренә багышланган киңәшмә
Ана телләренә багышланган киңәшмә
(Идел буе төбәге, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйлә Исламова). Чуашстанның Канаш шәһәрендә ана телләрен мәктәпләрдә укытуга багышланган махсус киңәшмә узды. Аны Чуашстан Дәүләт шурасының махсус комитеты Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары белән берлектә оештырган иде.
«Телләр турындагы Чуашстан канунын тормышка ашыру ысуллары» дип аталган әлеге утырышта тел белгече һәм сәясмән Атнер Хузангай чыгышы аеруча тәэсирле булды. «Чуаш теле турындагы канун 14 ел элек кабул ителсә дә, тел статусы үзгәрмәде, ана теле лаеклы урынын яулый алмады. Галимнәр әйтүенчә, дөньяда бүген 6000 чамасы тел исәпләнсә, киләчәктә аларның нибары 600е генә калачак. Халыклар саны буенча чуашлар дөньяда 300 нче урында. Үзебез бәлки сакланып та калырбыз. Әмма телен югалткан Африка, Америка кабиләләре дәрәҗәсендә генә калуыбыз да ихтимал. Яңа замана яңа таләпләр куя. Мондый шартларда күршебез Татарстаннан үрнәк алырга кирәк безгә»,— диде чуаш халкының күренекле вәкиле.
Татарлар исеменнән киңәшмәдә бер генә чыгыш булды. Шыгырдан мәктәбенең ана теле укытучысы Гөлсинә ханым Абидуллова милли мәктәпнең тәрбияви әһәмиятенә басым ясады һәм Батыр районында татар телен укыту хәлләре белән таныштырды. «Татар теле һәм әдәбияты барлыгы 8 татар авылында һәм 3 чуаш авылы мәктәбендә укытыла. 1699 баланы 15 югары белемле мөгаллимә укыта. Аларның өчесе — иң югары категорияле белгечләр. Төп максатыбыз – ныклы белем бирү, милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, милли һәм дини йолаларыбызны иңдерү»,— дип ассызыклады Гөлсинә ханым.
Шыгырдан мәктәбендә 1–5 сыйныфларда барлыгы 535 бала ана телендә белем ала икән. Узган елда мәктәпне 67 бала тәмамлаган, шулардан 7 укучы – медаль белән. Шул 67 баладан 28е төрле югары уку йортларына укырга кергән.
Күрүебезчә, мондый күрсәткечләр милли тәрбиянең рухи яктан гына түгел, шәхси үсеш һәм карьера ягыннан да бик файдалы икәнлеген тагын бер кат раслый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз