Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ана теле укытучысы һәм мәдрәсә мөгаллимәсе хаҗия Венера ханым Вахитовага “Мәшһүр милләтпәрвәр” таныклыгы тапшырылды
Ана теле укытучысы һәм мәдрәсә мөгаллимәсе хаҗия Венера ханым Вахитовага “Мәшһүр милләтпәрвәр” таныклыгы тапшырылды
(Ульяновски, 1 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ана теле укытучысы һәм мәдрәсә мөгаллимәсе хаҗия Венера ханым Вахитовага соңгы Сабантуй бәйрәмендә “Мәшһүр милләтпәрвәр” таныклыгы һәм акчалата бүләк тапшырылды. Ульяновскиның “Туган тел” оешмасы ел саен “Мәшһүр милләтпәрвәр” исеменә лаеклы милләттәшләребезне барлый һәм аларга беркадәр акчалата бүләк тә тапшырып килә. Алар арасында каһарман шәхес, шагыйрь һәм рәссам, Халыкара “Филантроп” премиясе һәм Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Гакыйль Сәгыйрев, “Айгөл” исемле сәнгать коллективы җитәкчесе, җырчы Әлфия Рамазанова, фидакарь зат, ана теле укытучысы Зөһрә Хәбибуллиналар да бар.
Бу исемне Венера ханым Вахитовага тапшырганда“Туган тел” идарәсе әгъзасы Розалия Матросова болай диде: “Мөхтәрәм Венера ханым! “Туган тел” оешмасы үтенечен кире какмыйча, бик яхшы эшегезне ташлап, мәчет бинасында ачылган мәктәп-мәдрәсәне җитәкләү эшенә алындыгыз. 7 ел буе, бөтен көчегезне куеп, бу изге эшкә хезмәт иттегез. Һәм нәтиҗәсе дә күзгә бәрелеп тора иде. Әмма, кызганыч, балаларның чын милли рухта тәрбияләнүен мәгариф түрәләре бугазга утырган таштай кабул итте һәм шуның нәтиҗәсендә мәдрәсә ябылды. Ләкин Сез укытып өлгергән балалар, чын милли һәм дини тәрбия алып, Сез күрсәткән юлдан бара һәм бүген дә Сез, өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, халкыбызга иман нурын иңдерүдә армый-талмый эшлисез.
“Туган тел” оешмасы фидакарь хезмәтегез өчен тирән рәхмәтләрен белдереп, Сезне “2004 елгы Мәшһүр милләтпәрвәр” дип игълан итәргә карар кылды һәм кечкенә бүләк тә әзерләде.
Акчалата бүләкне бу чараның даими спонсоры “Туган тел” рәисе урынбасары Айрат Ибраһим тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз