news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ана теле” онлайн-мәктәбендә дәрес вакыты, кулланучы ихтыяҗына карап, үзгәрергә дә мөмкин

Бер онлайн-дәрескә 6 укучы “керә”.

 (Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Ана теле” онлайн-мәктәбендә дәресләр вакыты, кулланучылар ихтыяҗына карап, үзгәртелергә дә мөмкин. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында “Ана теле” онлайн-мәктәбенең 5 еллыгына багышланган матбугат конференцияесндә онлайн-мәктәп үзәге җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова хәбәр итте.

Ул тере аралашуга корылган дәресләрнең кичке 17 сәгатьтән дән 21 сәгатькә кадәр үткәрелүен билгеләп узды. Әмма чит илләрдә вакыт ягыннан аерма булуын күздә тотып, ихтыяҗ була калса, дәресләр вакыты озайтылу мөмкинлеген белдерде. “Бу мәсьәлә буенча фикер алышулар бара”, - диде ул. Кадрия Фәтхуллова әйтүенчә, онлайн-мәктәп гамәлгә кертелгәннән бирле, тере аралашу дәресләре укытучыларга яраклаштыру өчен дә шулай билгеләнгән булган, чөнки көндез университетта аларның үз дәресләре дә бар. Ул Австралия, Австрия, Мордовиядән һәм башка җирләрдән укытучылар белән аралашудан зур канәгатьлек алулары турында язучылар булуын әйтте. Кадрия Фәтхуллова онлайн-мәктәптә 20 ләп югары квалификацияле укытучы эшләгәнен һәм расписание буенча дәрес алып барганын белдерде.

Кадрия Фәтхуллова бер онлайн-дәрескә бары тик 6 укучы “керә” алуын билгеләп үтте. “Дәрес 45 минут дәвам итә. Кайбер кулланучылар бер көндә 4 әр дәрес тә укый”, - диде ул. .

news_right_1
news_right_2
news_bot