news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ана теле» онлайн мәктәбенең яңа платформасын эшләүдә 40 программист катнашкан

«Ана теле» онлайн мәктәбенең яңа платформасын эшләүдә «Прогресс» җәмгыятенең 40 программисты катнашкан. Әлеге эш тугыз ай дәвамында барган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында билгеле булды.

«Прогресс» ҖЧҖ башкаручы директоры Эдуард Балдаков әйтүенчә, яңартылган формат телне читтән торып өйрәнүнең иң заманча системасы булып санала. «Укучы теләкләрен исәпкә алып, система индивидуаль уку планын төзергә мөмкинлек бирә», – диде ул.

Белгеч сүзләренчә, компаниянең чит теле буларак рус телен өйрәнү өчен «Говори Ру» платформасын булдыруда тәҗрибәсе бар, тик «Ана теле»н ул күпкә сыйфатлырак дип атады.

«Ана теле» онлайн мәктәбе эше ТР Цифрлы үсеш министрлыгы, Татарстанның Мәгарифне үстерү институты, ТР Фәннәр Академиясенең Гамәли семиотика институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты ярдәмендә кабат торгызылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot