Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ана теле» онлайн мәктәбе платформасында яңа текстлар һәм видеоматериаллар өстәлгән
«Ана теле» онлайн мәктәбендә укыту методикасы элеккечә калган, ләкин яңа текстлар һәм видеоматериаллар өстәлгән, интерфейсы яңартылган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында яңа платформаны булдырган компания – «Прогресс» ҖЧҖ башкаручы директоры Эдуард Балдаков сөйләде.
«Виртуаль киңлеккә күчерелгән иң заманча онлайн-мәктәп ишекләрен ачып җибәрә. Хәзерге вакытта тел өйрәнү буенча моннан да заманчарак һәм тулы канлы эшчәнлек алып баручы онлайн-мәктәп юк», – дип белдерде Балдаков.
Әйтергә кирәк, интерфейс барлык платформалар – смартфон, планшет, компьютерлар өчен дә яраклы. Кулланучы һәртөрле җайланмада «Ана теле» битен ача ала.
«Ана теле»нең мобиль кушымтасы юк. Бу кулланучының платформадан файдалануының иске моделе. Бернинди кушымта йөкләргә кирәкми. Телефонда браузер аша да кереп була. Мобиль кушымта йөкләгәндә, барлык шәхси мәгълүматлар, белешмәләр кушымтаны булдыручыларга барып ирешә бит. Монда андый куркыныч юк», – дип ачыклык кертте Эдуард Балдаков.
Матбугат очрашуында «Ана теле» платформасында укыту программасы 9 катлаулылык дәрәҗәсеннән торганы, һәркайсында сигезәр тема, барлыгы 6 меңнән артык күнегү булуы турында әйтелде. Методика элеккечә: иң түбән гади дәрәҗәдән авырлаша бара. «Ана теле» тыңлап аңларга, сөйләм теленә, уку-язуга өйрәтә. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сүзләренчә, алга таба мәктәп мөмкинлекләрен тагын да камилләштерү өстендә эш барачак, шул исәптән, тере укытучы белән дәресләр дә күздә тотыла.
Онлайн-мәктәптә уку бушлай. Мәктәпкә дәүләт хезмәтләре порталы аша да теркәлеп була. Курс тәмамлангач, татар телен белү турында сертификат бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз