news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кемнәр ана капиталының максималь күләмен алачагы билгеле

Россиядә кемнәр ана капиталының максималь күләмен алачагы билгеле
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ана (гаилә) капиталы программасын гамәлгә куйганнан бирле ул индексацияләр ярдәмендә өч тапкырдан артыкка үскән. 2025 елның 1 февраленнән аны тагын 9,5 процентка индексацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га интервьюсында Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

«2007 елда ана капиталының күләме 250 мең сум тәшкил иткән. 2025 елның 1 февраленнән ана капиталы тагын 9,5 процентка индексацияләнгән. Ана капиталы акчасын бер тапкыр да кулланмаган ата-ананы максималь сумма көтә. Мондый гаиләләр өчен ул 59,9 мең сумга арткан һәм 690 мең сумнан артык тәшкил итә. Әгәр ана капиталы икенче балага рәсмиләштерелгән һәм шул ук вакытта сертификат буенча бернинди дә чыгымнар булмаган икән, сумма 79,1 мең сумга, ягъни 912 мең сумга кадәр арткан», – дип хәбәр итте ул.

Сертификатта тулы булмаган сумманы саклаган ата-аналарга калган акчаны шулай ук индексацияләгәннәр.

Вафин мәгълүматлары буенча, ана (гаилә) капиталы гаиләләр өчен мөһим ярдәмгә әверелгән. Программа 2007 елдан бирле гамәлдә, һәм шул вакыт эчендә ул шактый киңәйде. Әгәр элек ана капиталын икенче бала туганда гына түләсәләр, 2020 елдан аны беренче балага да алырга мөмкин. 2024 елдан ана капиталына Россия гражданлыгы булган ата-аналар гына хокуклы, бала шулай ук туу белән Россия гражданины булырга тиеш.

Быел «Демография» илкүләм проектына алмашка «Гаилә» яңа илкүләм проекты киләчәк. Аңа «Гаиләгә ярдәм итү», «Өлкән буын», «Аналарны һәм балаларны саклау» кебек программалар кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100