news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталының гомуми күләме 2025 елда якынча 80 мең сумга артачак

2025 елда ана капиталының гомуми күләме 912 мең сумга кадәр артачак. Бу 2024 елга караганда якынча 80 меңгә күбрәк. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгы җитәкчесе Антон Котяков сөйләде.

«Ана капиталы арта. Аның гомуми күләме 2025 елда 912 мең сум тәшкил итәчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда, якынча 80 меңгә күбрәк», - дип РИА Новости министр сүзләрен китерә.

Шулай ук 2025 елның 1 февраленнән беренче балага сертификат суммасы 690 мең сумга кадәр артачак (2024 елга караганда 60 мең сумга күбрәк). Әгәр гаиләдә икенче бала туа икән, моңа кадәр сертификат рәсмиләштермәгән ата-аналар өстәмә рәвештә якынча 222 мең сум алачак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиядә ир белән хатын аерылышкан очракта пенсия балларын урталай бүләргә тәкъдим иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100