news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталыннан файдалану тәртибе җиңеләя

4 декабрьдән ана капиталын теге яки бу максатка юнәлтү өчен, СНИЛС тәкъдим итәргә кирәкми.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдән ана капиталын теге яки бу максатка юнәлтү өчен, СНИЛС тәкъдим итәргә кирәкми. Хәзер бу документ әлеге сертификатны алу өчен гариза тапшырганда гына кирәк. Бу хакта «Российская газета» Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.

Ана капиталы программасы гамәлдә булган вакытта 8,5 миллион гаилә әлеге сертификатны алган. Аларның 5 миллионы аны торак шартларын яхшыртуга сарыф иткән. Шул исәптән, 3,2 миллион гаилә шуның ярдәмендә торак кредитларын өлешчә яки тулысынча түләгән. 

482 мең гаилә аны – балаларын укытуга тотарга, 3,7 меңе ананың тупланма пенсиясенә күчерергә карар кылган.

Узган ел ана капиталын инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм тернәкләндерү максатына да юнәлтергә мөмкин иде. Әлеге мөмкинлектән 115 гаилә файдаланган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100