Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ана капиталын тотуның иң популяр максаты билгеле
Программа гамәлгә куелганнан бирле Татарстанда 427 меңнән артык гаилә ана капиталына сертификатлар рәсмиләштергән, ә 400 мең гаилә бу акчаны кулланган инде. Бу хакта «Татар-информ»га интервьюсында Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.
«Иң популяр юнәлеш — торак шартларын яхшырту. Моннан 320 мең гаилә файдаланган. Шулай ук күпләр бу акчаны балаларының белем алуына тота. Татарстанда андый гаиләләр 48 меңнән артык. Айлык түләүне сайлаучылар да бар - бу 27 мең гаилә», - дип сөйләде ул.
Моннан тыш, узган елдан сертификатта 10 мең сум яки аннан азрак калган гаиләләр бу акчаны алырга мөмкин. Бу мөмкинлектән 4 мең гаилә файдаланган инде.
Быел «Демография» илкүләм проектына алмашка «Гаилә» яңа илкүләм проекты киләчәк. Аңа «Гаиләгә ярдәм итү», «Өлкән буын», «Аналарны һәм балаларны саклау» кебек программалар кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз