news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталын тиешле максатта кулланмаган өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр

Россия законнары ана капиталы акчаларын сарыф итәргә мөмкин булган юнәлешләрне билгели. Ана капиталын куллануда нинди хилафлыклары өчен кешене җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр? Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, ана капиталы акчасына ялган килешүләр (шул исәптән торак сатып алу буенча да) төзүдә тотылган затлар җаваплылыкка җәлеп ителә. Явыз нияте расланган очракта, алар җинаять җаваплылыгына тартылачак. Башка очракларда россиялеләргә штраф яки ана капиталыннан мәхрүм ителү яный, дип искәртте ул.

Финогенова билгеләп үткәнчә, торак сатып алганда балигъ булмаган балаларга өлеш бүлеп бирелмәсә, килешү компания-мошенник аша рәсмиләштерелсә, яки күчемсез милек сатып алу ялганга корылган булса ана капиталын конфискацияләргә мөмкиннәр. Мисал өчен, гаиләнең барлык әгъзаларына өлеш бүлеп бирмичә һәм милек хокукын формаль рәвештә күчереп кенә якын туганнардан торак сатып алу кебек ялган килешүләр өчен 300 мең сумга кадәр штраф яный, дип өстәде эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100