news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталы акчасы белән шәхси балалар бакчасы өчен түләргә мөмкин булачак

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, ана капиталы акчасы белән шәхси эшмәкәрләрнең балалар бакчасы, түгәрәкләр һәм секцияләр өчен түләргә була. Белем бирү эшчәнлегенә лицензия булуы шарт булып тора.

Ана капиталын шәхси балалар бакчасы түләүләре өчен элек тә тотарга була иде, әмма шәхси эшмәкәрләрнекенә түгел. Ә илдә нәкъ шундыйлар күп тә. Алар күмәк төзелеш барган районнарда, ягъни балалы гаиләр күп булган урыннарда популяр. Бу хакта «Российская газета» яза.

Ана капиталына сертификат алуга, аны ясле яки балалар бакчасы өчен түләүләргә сарыф итәргә була. Берьюлы берничә бала өчен дә түләргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100