news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталын медицина иминиятенә керми торган хезмәтләргә тоту рөхсәт ителергә мөмкин

РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Борис Чернышов ана капиталы акчасын сарыф итү буенча гражданнарның мөмкинлекләрен киңәйтү тәкъдиме белән чыкты. Аерым алганда, парламентарий әлеге акчаларны мәҗбүри медицина иминияте полисы тарафыннан күздә тотылмаган медицина хезмәтләренә файдалануны рөхсәт итәргә чакырды. Депутат РФ вице-премьеры Татьяна Голиковага шундый инициатива белән мөрәҗәгать итте, дип яза «Известия» газетасы.

«Ана капиталы акчасын баланы гына түгел, ә аның әти-әнисен дәвалауда куллану медицина хезмәтләренең үтемлелеген шактый арттырырга һәм гаиләгә финанс йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк», - диелә мөрәҗәгать текстында.

Чернышов билгеләп үткәнчә, кайбер медицина хезмәтләре, әйтик, тешләрне дәвалау россиялеләрнең кесәсенә бик тә суга. Ана капиталы акчалары хисабына түләү мөмкинлеге исә килеп туган вазгыятьтән чыгарга булышыр иде.

Искәртеп узабыз, киләсе елда беренче балага ана капиталы күләме – 677 мең, әгәр гаилә беренче бала туганнан соң ярдәмнең бу төреннән баш тартмаса, икенчесенә 894 мең сум тәшкил итәчәк.

Элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов ана капиталы акчасын баланың әти-әнисенең белем алуына тотарга рөхсәт итү тәкъдимен җиткергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100