news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ана капиталын машина алу өчен тотарга рөхсәт бирергә тәкъдим иттеләр

Ана капиталын машина алу өчен тотарга рөхсәт бирергә тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ»

Россия Дәүләт Думасы депутатлары күп балалы гаиләләргә ана капиталы акчасыннан 450 мең сумны автокредит түләүгә яки Россиядә җитештерелгән машина сатып алуга тотарга рөхсәт итәргә тәкъдим итте. Мондый инициативаны Финанс министрлыгына Сергей Миронов һәм Яна Лантратова юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Закон чыгару инициативасы авторлары әлеге чара кеше капиталын үстерүгә, шулай ук күп балалы гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга ярдәм итәр, дип ышана. Моннан тыш, ул Россия автомобиль төзелешенә ярдәм итәчәк, дип саный парламентарийлар.

Хәзерге вакытта гражданнар, өченче бала туганнан соң, ана капиталының 450 мең сумын ипотеканы каплауга тотарга хокуклы.

Элегрәк Дәүләт Думасында ялгыз әтиләргә вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирергә чакырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot