news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ана капиталын машина алу өчен тотарга рөхсәт итәргә җыеналар

Автомобильдә кимендә өч кеше утырып йөрү өчен урын булырга тиеш.

Ана капиталын машина алу өчен тотарга рөхсәт итәргә җыеналар
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Ана капиталын машина сатып алу өчен сарыф итәргә рөхсәт бирүләре мөмкин. 1 миллион сумга кадәрге бәядәге һәм безнең илдә ясалган автомобильне сатып алу өчен ана капиталын куллану турындагы закон проектын Дәүләт Думасын керттеләр. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Автомобильдә кимендә өч пассажир урыны булырга, двигателе кимендә 125 ат көчле булырга тиеш.

Бу тәкъдимне "Гадел Россия" фракциясе депутатлары керткән. Алар фикеренчә, бала тугач, гаиләдә машинага ихтыяҗ күпкә арта. Закон кабул ителгән очракта гаиләләргә дә, Россия автопромына да ярдәм булачак дип саный депутатлар.

Хәзерге вакытта ана капиталының күпчелек өлеше торак шартларын яхшырту өчен сарыф ителә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot