news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталын кулланучы ата-аналар фатирдан балаларына да өлеш чыгарырга тиеш

Закон нигезендә, ата-аналар торак сатып алганнан соң алты ай эчендә балаларына фатирдан өлеш рәсмиләштерергә бурычлы.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Ана капиталын ипотека кредитын ябу өчен файдаланырга теләүче ата-аналар фатирдан балаларына, шулай ук ире яки хатынына да өлеш чыгарырга тиеш. Бу хакта Федераль нотариаль палатага сылтама белән «Известия» газетасы яза.

«Ана капиталы алучылар ипотекага юнәткән фатирдан балаларына өлеш бүлеп бирүгә игътибарсыз карый. Кемнәрдер закон таләпләрен үтәргә „оныта“», диелә хәбәрдә.

Закон нигезендә, ата-аналар торак сатып алганнан соң алты ай эчендә балаларына фатирдан өлеш рәсмиләштерергә бурычлы. Моннан тыш, әгәр ата-аналарның берсе торакның бердәнбер милекчесе икән, ул әле хатыны яки иренә дә өлеш чыгарырга тиеш. Әгәр фатир хуҗасы моны эшләмәсә, аның торак сату белән бәйле проблемалары туарга мөмкин.

  • Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән, беренче һәм аннан соң туган балаларга ана капиталы биреләчәк. Күләме 466,6 мең сум тәшкил иткән әлеге акчаны ипотека кредитын япканда файдаланырга мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100