news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталын куллану мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк

26 ноябрь сәгать 11.00дән 16.00га кадәр 8-800-100-26-27 номеры буенча шалтыратып, ана капиталы буенча сорашырга мөмкин.

Ана капиталын куллану мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 26 ноябрь көнне Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге ана капиталын куллану буенча кайнар линия ача. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова әйтте.

Сәгать 11.00дән 16.00га кадәр 8-800-100-26-27 номеры буенча бушлай кайнар линия эшләячәк. «Төбәк бүлеге белгечләре ана капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк», — диде Гөлсинә Сабирова.

Ул, шулай ук, Әниләр көне алдыннан, ЗАГС идарәсе белән берлектә, «Дөнья ана мәхәббәте белән матур» республика акциясе оештырылуын әйтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100