news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталын индексацияләү 2020 елга кадәр туктатыла

Путин бүген әлеге карарны имзалады, ул 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

  (Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ана капиталын индексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турындагы законны имзалады. Бу карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Хәзерге вакытта ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә.

2018 елдан социаль түләүләрнең барысы да елына 1 тапкыр гына чынлыктагы инфляция буенча индексацияләнә. Индексация коэффициенты исә Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Индексацияләү тәртибе “чернобыльчеләр”, Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерациясе Герое, ветераннар, инвалидлар һәм балалы гражданнар өчен бердәм булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100