news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталын балалар бакчасына түләү өчен кулланырга рөхсәт итәргә ниятлиләр

Россия Мәгариф министрлыгы хөкүмәт карары проектын әзерләгән. Аның нигезендә ана капиталын балалар бакчасына түләү өчен куллану мөмкин булачак.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Россия Мәгариф министрлыгы хөкүмәт карары проектын әзерләгән. Аның нигезендә ана капиталын балалар бакчасына түләү өчен куллану мөмкин булачак. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә.

Документ сишәмбе көнне норматив һәм хокук актлары рәсми сайтында урнаштырылган.

12 декабрьдә документ антикоррупция экспертизасын узып, 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керер дип көтелә.

Актка аңлатма язуында әйтелгәнчә, документ Россия Президенты Владимир Путинның 28 ноябрьдә демографик чараларны хуплау буенча җиткерелгән тәкъдимнәре белән ныгытылырга тиеш. Пунктларның берсе булып, ана капиталы акчасын балага балалар бакчасына түләүгә юнәлтү тора.

Ноябрь ахырында Россия президенты ана капиталын 2021 ел ахырына кадәр озайтырга тәкъдим итте. Путин шулай ук акчага кытлык кичергән гаиләләрнең ана капиталын ай саен алырга мөмкин булачагын да җиткерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100