news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ана капиталын әни кешенең белем алуы өчен тоту турында закон проекты тәкъдим ителде

Дәүләт Думасында ЛДПР партиясе вице-спикер Борис Чернышов ана капиталын әни кешененең белем алуына сарыф итү мөмкинлеге турындагы закон проектын тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Гариза нигезендә ана (гаилә) капиталы акчасының бер өлеше хатын-кызларның белем алуына җибәрелә... Россия Федерациясе территориясендә тиешле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү хокукы булган теләсә нинди оешмада, шулай ук белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы шәхси эшмәкәрләрдә», диелә закон проекты текстында.

Шулай ук анда ана (гаилә) капиталы акчасының бер өлеше белем бирү хезмәтләре һәм лицензиясе булган дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләре күрсәтә торган белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә юнәлдерелергә мөмкин, дип билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot