news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталын әниләрнең белемен арттыруга тотарга тәкъдим иттеләр

Әлеге идея беренче тапкыр 2006 елда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Федераль Җыенга юлламасында әйтелде.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Ана капиталы өчен бирелгән акчаларны ата-ананың белеменә тотарга тәкъдим иттеләр. Бу хакта Россия Хезмәт министры Антон Котяковка прогрессив белем бирү институты башлыгы Анна Маркс хәбәр итте, дип хәбәр итә «Известия».

Анна Маркс сүзләренчә, әлеге идеяне беренче тапкыр Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга 2006 елда юлламасында әйткән.

Юлламада әйтелгәнчә, «бала туганнан соң хатын-кыз озак вакытлар хезмәт эшчәнлегеннән чыгып, үз квалификациясен югалта. Шуңа бәйле рәвештә, Ана капиталы программасы хатын-кызның социаль статусын арттырырга ярдәм итәргә тиеш», — дип хәбәр ителә текстта.

Гамәлдәге чикләүләр ана капиталын ананың белемен арттыруга тотарга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә сертификатның чикләрен киңәйтү — дипломнан соң һәм квалификация күтәрү алу мөмкинлеген булдыру күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100