news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталын 10 процентка гына булса да күтәрергә кирәк — Фәрит Мифтахов

2017 елда ана капиталы суммасы үзгәрми, шул килеш кала.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2017 елда ана капиталы суммасы үзгәрми, шул килеш кала. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итә.

Үз чиратында, Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов “Новости” агентлыгына бу мәсьәлә буенча әле фикер алышу баруын һәм соңгы карарны хөкүмәт бюджетны караганнан соң октябрь аенда кабул итәчәген белдерде.

Элегрәк вице-премьер Ольга Голодец 2017 елда ана капиталы индексациясе Хөкүмәт белән килешенә алмаган бердәнбер мәсьәлә, дип билгеләп үткән иде.

2016 елда ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итте. Программа 2018 елга кадәр, шул елны тулаем кертеп, озайтылды.

“Әнием-мама” хәйрия фондының элеккеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, 3 бала атасы Фәрит Мифтахов фикеренчә, бәяләр үсүгә бәйле рәвешле, ана капиталы күләме дә арттырылырга тиеш. “Бәяләр үсә, бөтен нәрсә кыйммәтләнә. Ана капиталы инденсакцияләнсә, минемчә, дөрес булыр иде. Балалар кирәк-яраклары аеруча да кыйммәт, гаиләнең кереме исә артмый. Ана капиталын 10 процентка гына булса да күтәрсәләр, яшь әниләргә зур ярдәм булыр иде”, - дигән фикердә ул.

Фәрит Мифтахов пенсияләрне арттырмау мәсьәләсен дә күтәрде. “Быел пенсионерларга 1 тапкыр биш мең күләмендә компенсация биреләчәк. Бер яктан караганда, бу аз, билгеле. Икенче яктан исә, пенсия арткан очракта да, күп булса, 500 сумга арттырыла. Шуңа да кайсы файдалырак икәне бәхәсле сорау. Дәүләткә хезмәт куйган кешеләрнең эшләрен күрерләр, олы яшьтә мохтаҗлык тоймас, пенсияләрне киләчәктә күтәрерләр дип өметләнәм”, - диде әңгәмәдәшебез.

Искәртеп узабыз: 2007 елда гамәлгә кергән ана капиталы икенче балалары һәм аннан соң туган яисә уллыкка алган гаиләләргә бирелә торган ярдәм булып тора. Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга, аңа пенсия белән тәэмин итүгә яки инвалид бала өчен фатирны җиһазландыруга тотылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100