news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ана капиталы: татарстанлылар аны нинди максатларга тота ала

Ана капиталы: татарстанлылар аны нинди максатларга тота ала
Фото: © «Татар-информ»

Ана капиталын законда катгый билгеләнгән максатларга гына юнәлтергә була. Аны нәрсәләргә тотарга була – тулырак «Татар-информ» материалында.

Ана капиталын алгач та нәрсәгә тотарга мөмкин

Кредитка акча алып, торак шартларын яхшырту

Ана капиталы еш кына ипотеканы түләү яки кредитка торак сатып алу өчен кулланыла. Әмма бу очракта кайбер таләпләрне үтәргә кирәк:

- сатып алынган торак Россия территориясендә булырга тиеш;

- күчемсез милек ата-аналарның һәм балаларның гомуми милкенә рәсмиләштерелә;

- өлешләр сатып алынганнан яисә төзелеш тәмамланганнан соң ярты ел эчендә бүленергә тиеш.;

- ана капиталы суммасы берничә ипотека кредитын түләү өчен бүленергә мөмкин.

Акча ир яисә хатынның никахлашуга кадәр рәсмиләштерелгән ипотекасын каплау өчен дә тотыла ала.

Мәктәпкәчә белем һәм балаларны карау

Акчаларны балалар бакчалары яки шәхси белем бирү оешмалары хезмәтләре өчен түләүгә тотарга мөмкин. Учреждение (яки шәхси эшмәкәр) Россия территориясендә булырга һәм белем бирү эшчәнлегенә гамәлдәге лицензиясе булырга тиеш.

Аз керемле гаиләләргә өч яшькә кадәрге балага айлык түләү

Бу түләү Татарстанда гаиләнең җан башына уртача кереме республика буенча ике яшәү минимумыннан артмаса билгеләнә. Аны 12 ай дәвамында алырга мөмкин.

Узган елдан гаиләнең уртача керемен исәпләү өчен керемнәр исемлеге бердәм пособие билгеләү кагыйдәләренә туры китерелде. Хисапка, мәсәлән, стипендияләр, алиментлар һәм эшкуарлыктан табыш кертелә.

Cәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алу

Татарстанлылар ана капиталын баланы реабилитацияләү программасында күрсәтелгән товарлар һәм хезмәтләр өчен түләүгә тота ала. Әлеге исемлекне табиб төзегән булуы шарт. Сатып алу башта үз акчаларына башкарыла, шуннан соң компенсация өчен социаль Фондка (СФР) чеклар, сатып алу турындагы документлар һәм социаль яклау органының тикшерү актын тапшырырга кирәк.

- Бер мәртәбә калган 10 мең сумны алу. Әгәр ана капиталының калган акчасы 10 мең сум яки аннан да азрак икән һәм башка юнәлешләр буенча акча инде файдаланылган булса, бөтен сумманы берьюлы алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot