news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталы сертификатында калган акча турында ел саен мәгълүмат бирергә тәкъдим ителде

Дәүләт Думасында гаилә мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Нина Останина, ана капиталы сертификаты хуҗаларына ел саен ана капиталында калган акча күләме турында мәгълүмат бирергә тәкъдим итте. Тиешле закон проекты Думаның электрон базасына урнаштырылган. 

Проектка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта әлеге мәгълүмат гражданның соравы буенча бирелә. Билгеле булганча, кайбер гаиләләрнең мондый үтенечне җибәрү өчен техник мөмкинлеге юк, диелә хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100