news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталы сертификатын өйдән чыкмыйча да алып булачак

Моның өчен пенсия фондында барлык мәгълүматлар да булырга тиеш.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). 15 апрельдән ана капиталы сертификатын проактив режимда алып булачак. Бу хакта ана капиталы алу хокукына ия гаиләләргә өстәмә түләүләр турындагы матбугат конференциясендә Россия пенсия фондының Татарстан буенча социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова сөйләде.

«15 апрельдән ана капиталы сертификатын проактив режимда алып булачак. Ягъни гариза язмыйча. Без бу эшне эшли башладык һәм иртәгәдән проактив режимда ана капиталы сертификатын алу хокукын билгели башлаячакбыз. Гражданлык хәле актларын теркәүнең бердәм системасы мәгълүматлары буенча да без сертификатны проактив режимда алу хокукын бирә алабыз», — диде Гөлсинә Сабирова.

Ана капиталы сертификатын болай алу өчен барлык белешмәләрнең дә пенсия фондында булу кирәк. Мәгълүматлар җитәрлек булмаса, документлар тапшыруны да сорый алалар.

«Бу бик яхшы, чөнки бүгенге вазгыятьне истә тотканда, өйдән чыкмыйча да ана капиталы сертификатын алып булачак. Мөрәҗәгать итүче гражданның бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА) үтелгән булуы мөһим. Электрон сертификат гражданның шәхси кабинетына җибәреләчәк», — дип белдерде социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100