news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталы программасын вакыты чикләнмәгән итәргә тәкъдим ителә

Программа 2021 елга кадәр исәпләнгән.

Ана капиталы программасын вакыты чикләнмәгән итәргә тәкъдим ителә
Эльвира Мубаракшина

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында ана капиталы программасын вакыты чикләнмәгән итәргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгының беренче урынбасары Алексей Вовченкога сылтама белән хәбәр итә.

«Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәрвакыт шушы идеяне алга сөрде, без ана капиталы вакыты чикләнмәгән ниндидер чара булырга тиеш дигән инициативалар белән чыктык», - диде Вовченко.

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко ана капиталы программасы ким дигәндә 2025 елга кадәр озайтылыр дип өметләнә.

  • Программа 2007 елдан бирле гамәлдә һәм ул 2021 елга кадәр исәпләнгән, россиялеләрнең күпчелеге аны озайту ягында. Ана капиталының күләме 452 мең сум тәшкил итә. Әлеге акчалар икенче һәм аннан соң туган балалар өчен бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100