news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ана капиталы программасы тагын да озайтылырга мөмкин

Бу хакта Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко белдергән.

 (Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко фикеренчә, ана капиталы программасы дәвам итә алыр иде, әмма моны тормышка ашыру икътисадның торышына бәйле. 

2016 елда ана капиталының күләме 453 026 сум тәшкил итә. Программа 2018 елга кадәр озайтылды. Ана капиталы сертификаты 2007 елның 1 гыйнварыннан икенче яисә аннан соңгы бала тапкан яки тәрбиягә алган гаиләләргә бирелә. 

"Соңгы елларда туучылар саны артса да, демографик кризистан без чыкмадык әле. Әлбәттә, позитив үзгәрешләр булуында ана капиталының роле зур. Кешеләр ул акчаның балаларына тотылачагын беләләр", - дигән спикер "Российская газета" үткәргән "Эшлекле иртәнге аш" вакытында. 

Матвиенко Федерация Советының ана капиталын озайту идеясен хуплавын белдергән. 

"Алга таба да яңа бюджет политикасын формалаштырганда ана капиталына акча табарга тырышырбыз", - дигән ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot