news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталы программасы 2021 ел ахырына кадәр озайтылды

Закон 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасын 2021 ел ахырына кадәр озайту турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

Әлеге канун нигезендә, гаиләләр Ана капиталы акчаларын бала мәктәпкә кергәнче үк белем бирү хезмәтләренә түләргә тота алачак. Элеккеге мөмкинлекләр дә (әни кешенең пенсиясенең тупланма өлешен тулыландыру, баланы укыту, физик мөмкинлекләре чикләнгән баланы дәвалау, гаиләнең торак шартларын яхшырту) үз көчендә кала.

Моңка кадәр документ Дәүләт Думасында кабул ителде һәм Федерация Советында хупланды. Закон 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100