news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ана капиталы күләмен торакның социаль нормасына бәйләргә тәкъдим иттеләр

Россиядә ана капиталы күләмен торакның социаль нормасына бәйләргә кирәк, ул бер кешегә 18 квадрат метр тәшкил итә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына РФ Иҗтимагый палатасының демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау буенча комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко белдерде.

Эксперт сүзләренчә, ана капиталы программасын модернизацияләү вакыты җитте. Әгәр аны сумнарда түгел, ә торакның квадрат метрларында бәяләсәк, нәтиҗәлелек сизелерлек кимеде. Максималь капитал акчасына хәзерге вакытта уртача 8 квадрат метр гына сатып алырга мөмкин, ә социаль норма 18 квадрат тәшкил итә.

Рыбальченко билгеләп үткәнчә, гаиләләрнең 67 проценты ана капиталы акчаларын нәкъ менә торак шартларын яхшыртуга юнәлтә, шуңа күрә программаның нәтиҗәлелеген барыннан да элек квадрат метр бәясеннән чыгып бәяләргә кирәк. Аның фикеренчә, әгәр дәүләт балалар туганда гаиләгә ярдәм итәргә ниятли икән, торак белән тәэмин итү буенча социаль норма ориентир булып хезмәт итәргә тиеш.

Эксперт шулай ук ана капиталы күләмен икенче балага да, өченче балага да арттырырга кирәк дип саный.

news_right_1
news_right_2
news_bot